16+

Роспотребнадзор Татарстанда коронавирусның өченче дулкыны булу ихтималын бәяләде

Татарстанда авыручыларның саны кискен артыр да, коронавирусның өченче дулкыны булыр дигән фаразлар ясау бик катлаулы, чөнки хәл гомуми бер төрле сәбәпләргә бәйле.

Татарстанда авыручыларның саны кискен артыр да, коронавирусның өченче дулкыны булыр дигән фаразлар ясау бик катлаулы, чөнки хәл гомуми бер төрле сәбәпләргә бәйле.

Әмма әлегә вәзгыять тотрыклы. Бу хакта Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

"Барыннан да элек бу - чикләү чараларын саклау, профилактик чараларны тайпылышсыз үтәү. Менә шуларга игьтибар булырга тиеш. Күпчелектә инде әлеге чиргә карата иммунитет барлыкка килде. Әмма алай да вазгыять тулысынча тотрыкланды, тынычланырга вакыт дип әйтү урынсыз булыр иде", - дип билгеләде Авдонина.

Ул искәртеп узганча, республикада ковид белән авыручылар саны 24 февральдән кимеде. 

Статистикага күз салсак, республикада 19 мартка булган мәгьлүматларга караганда, коронавирус йоктыруның 48 яңа очрагы расланган.

Узган тәүлек эчендә Covid-19га 7,7 мең тест үткәргән, барлыгы ике миллионнан артык татарстанлы әлеге тикшеренүне узган.

"Бүгенгә без 100 процентлы фаразлар бирә алмыйбыз, әмма вәзгыятьне исәпкә алып караячакбыз. Без әлегә статистика буенча төшмибез дә, күтәрелмибез дә, тотрыклы хәлдә калабыз ", - дип йомгаклады Татарстан Роспотребнадзоры башлыгы урынбасары.

Шулай ук Авдонина Татарстанда "коронавирус" белән бәйле чикләүләрне бетерү мәсьәләсе март ахырына - апрельнең беренче декадасына кадәр каралмый, диде.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading