16+

Россиядә яшь хезмәткәрләрнең түләүле остазлары барлыкка киләчәк

Яңа кешегә коллективка керергә һәм хезмәт күнекмәләрен үзләштерергә тәҗрибәле хезмәткәр ярдәм итәчәк.

Яңа кешегә коллективка керергә һәм хезмәт күнекмәләрен үзләштерергә тәҗрибәле хезмәткәр ярдәм итәчәк.

Ләкин бушка түгел — моның өчен өстәмә түләү каралган. Мондый канунга шушы көннәрдә Владимир Путин кул куйды. Ул 2025 елның 1 мартыннан үз көченә керәчәк.

"Асылда остазлык бар, тик ул системага салынмаган. Тәҗрибәле хезмәткәрләр үз күнекмәләрен түләүсез, иҗтимагый башлангычларда тапшыралар. Ә бу дөрес түгел", - дигән “Комсомольская правда” газетасына Дәүләт Думасының Хезмәт һәм социаль мәсьәләләр комитеты рәисе Ярослав Нилов.

Остазлар күпме өстәмә түләү алуын оешмалар үзләре хәл итәчәк. Ләкин хезмәт кодексының яңа маддәсе буенча федераль һәм җирле кануннар, тармак нормалары кертелергә мөмкин, аларда остазларга өстәмә түләүнең минимумы күрсәтеләчәк. Оешмалар да бу минимумнан кимрәк акча түләмәячәк. Совет чорында 50-60 нчы елларда остазлык иҗтимагый башлангычларда гамәлдә булган, ә соңрак моның өчен өстәмә түли башлаганнар. Гадәттә, окладка 10% өстәлгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading