16+

Казансуны – Татарстан, ә Мәләкәсне Мәскәү чистарта

Республика халкы экологияне саклауга елдан-ел җаваплырак карый.

Казансуны – Татарстан, ә Мәләкәсне Мәскәү чистарта

Республика халкы экологияне саклауга елдан-ел җаваплырак карый.

“Экология” илкүләм проекты, Россия Президенты Владимир Путин теләктәшлегендә, 2025-2030 елларда “Экология иминлеге” илкүләм проекты сыйфатында дәвам итәчәк.

– Татарстанда экологияне саклау буенча 21,6 миллиард сумга 30 эш башкарылды. 2030 елга кадәр 8 эшкә 2,6 миллиард сум каралган, бу әле план чиге түгел. Татарстан Рәисе экологияне саклау чараларын хуплый, – диде республиканың экология һәм табигый чыганаклар министры урынбасары Егор Тарнавский “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.

“Иделне сәламәтләндерү” проекты кысаларында республикада 12 чистарту корылмасы төзелгән. “Россия сулары” проекты ярдәмендә тагын 17 чистарту корылмасын төзү-төзекләндерү ниятләнелә. Түбән Кама сусаклагычында искергән нефть үткәргеч торбалары (23,7 чакрым) сүтеп алынган. Саба районында Шәмәрдән авылы янында нефть-май калдыклары белән пычранган җир кишәрлеге чистартылган. Лаеш һәм Мамадыш районнарында елга буйлары тәртипкә китерелгән.

– Казансу елгасын чистарту Татарстан бюджеты ярдәмендә дәвам итәчәк. Мәләкәс елгасы 2025 елда федераль бюджет хисабына чистартыла, аңа 3200 миллион сум каралган. 2028-2030 елларда 718,9 миллион сумга 28 чакрым озынлыктагы Нокса елгасы чистартылачак, – диде Егор Тарнавский.

Казанда Порт урамында 12 чакрым аралыкта Идел яры ныгытылачак. Отары бистәсе янында 94 гектар җирлектә тупланган канализация ләме 2025 елда тулысынча термик эшкәртелеп бетереләчәк. Самосыр полигоны томаланды, калдыклар черүдән чыккан газны электр энергиясе җитештерүгә тоту чаралары күрелә. Биредәге станция 20-25 ел дәвамында электр җитештерә алачак.

–Татарстан халкы экологияне саклауга елдан-ел җаваплырак карый. Өмәләр үткәрелә, агачлар утыртыла, волонтерлар хәрәкәте киңәя. Табигатьнең чисталыгы ул – безнең сәламәтлегебез, – диде Егор Тарнавский.


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading