16+

Россиядә короновирусның яңа төре ачыкланган

Роспотребнадзор Россиядә короновирусның яңа төрен ачыклаган.

Роспотребнадзор Россиядә короновирусның яңа төрен ачыклаган.

Авыруның FLiRT дигән яңа варианты белән 178 кеше зарарланган. Аның үзенчәлекле симптомнары булып бизгәк, йөткерү, тамак авыртуы, хәл китү, баш һәм мускул авыртулары, тәм яки иссизүне югалту тора. 

FLiRT "Омикрон" штаммына карый һәм бу вариант бөтен дөньяда өстенлекле үсеш алырга мөмкин дип санала. Әмма FLiRT короновирусның башка төрләреннән куркынычрак түгел.

Шул ук вакытта Коронавируска каршы көрәш буенча федераль оператив штаб Россиядә соңгы 2,5 ай эчендә беренче тапкыр СОVID-19 белән хастаханәгә озатылучылар санының артуы турында хәбәр итте. 13-19 майда стационарларга, алдагы атна белән чагыштырганда, 34% ка күбрәк (2,5 мең тирәсе) пациент эләккән. Арту 89 төбәкнең 55ендә күзәтелә. Авыручылар саны, гомумән алганда, 14,7% ка күбрәк теркәлгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

3

1

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шул гына җитмәгән иде...

    Мөһим

    loading