16+

«Россия чаңгы юллары-2016» ярышында әбиләр дә, бәбиләр дә катнаша

Россия күләмендә үткәрелә торган «Россия чаңгы юллары-2016» спорт ярышы быел 14 февральдә үткәрелә. Традицион массакүләм ярышларда илнең 72 төбәгендә яшәүчеләр катнаша.

Россия күләмендә үткәрелә торган «Россия чаңгы юллары-2016» спорт ярышы быел 14 февральдә үткәрелә. Традицион массакүләм ярышларда илнең 72 төбәгендә яшәүчеләр катнаша.

Казан шәһәре башкарма комитетының физик тәрбия һәм спорт комитеты рәисе Светлана Вострикова сүзләренчә, Казанда төп старт урыны итеп Урман аръягы бистәсендәге «Солнечный» балалар сәламәтләндерү лагере яны каралган. Катнашучыларны сәгать 8.00дән алып сәгать 11.00гә кадәр теркәячәкләр. Ярышлар сәгать 12.00дә башлана.

1982 елдан бирле үткәрелеп килгән «Россия чаңгы юллары» спорт акциясе кышкы чордагы иң зур бәйрәмнәрнең берсе санала. Чарада катнашучылар саны елдан-ел арта бара. Былтыр, мәсәлән, Бөтенроссия массакүләм ярышта 20 меңнән артык казанлы катнашкан. Ярышта катнашучыларның арада иң яшенә 3,5 яшь булса, иң олысына - 87 яшь.

Сүз уңаеннан: 21 февральдә Кремль яр буенда Казансу елга култыгында «Red Bull Open Ice» хоккей турниры узачак. Гадәти булмаган форматта узачак ярыш Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Екатеринбург, Төмән, Воронеж, Владивосток һәм Калининград шәһәрләрендә үтә. Этапта җиңүчеләр Мәскәүдәге илкүләм финалга барачак.

Уенның кагыйдәләре гади: командада барысы алты кеше, капкачы исә бөтенләй булмый, уен «дүрткә дүрт» схемасы буенча вакытка бара. Һәр уен 15әр минутлык ике периодтан тора. Теләге булган һәркем турнирда катнаша ала. Команда җыеп, «ВКонтакте»дагы https://vk.com/openice_kazan. төркемендә теркәлә аласыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading