Россия - Португалия матчы җанатарлар өчен дә, футболчылар өчен дә зур бәрелеш иде. Күпләр инде уенга кадәр ил җыелмасына кул селтәде. Янәсе, кая безгә Роналду белән көч сынашырга?! Чыннан да Криштиану матчның инде 8нче минутында беренче һәм бердәнбер голын кертте. Россиялеләр исә хисапны тигезли алмадылар. Нәтиҗәдә - 0:1.
Скопировать ссылку
Россия - Португалия матчы җанатарлар өчен дә, футболчылар өчен дә зур бәрелеш иде. Күпләр инде уенга кадәр ил җыелмасына кул селтәде. Янәсе, кая безгә Роналду белән көч сынашырга?! Чыннан да Криштиану матчның инде 8нче минутында беренче һәм бердәнбер голын кертте. Россиялеләр исә хисапны тигезли алмадылар. Нәтиҗәдә - 0:1.
Португалияләр Россия сагына көчле футболчылар батальоны туплаган иде. Мексика белән булган уеннан соң, тренерлары Фернанду Сантуш дүрт спортчыны алмаштырган. Роналдуның голы безнекеләрнең үзендәге ышанычын какшатты. Беренче таймда ил җыелмасының уңышсыз паслары күп иде. Алар тупларны көндәшләренә генә бүләк итте кебек. Капкачы Игорь Акинфеев булмаса, бәлки бу уен да 2004 елдагы кебек Россия капкасына кертелгән 7 гол белән тәмамланыр иде. Һәрхәлдә беренче таймда Акинфеев үзен дөнья дәрәҗәсендәге капкачы кебек тотты. Виктор Васин да кирәкле вакытта кирәкле уенда була белде. Берничә тапкыр команданы ул корткарды.
Тизлек буенча да безнекеләр калышты. Россия футболчы капкага барып җиткәнче аны сакларга инде тулы бер батальон җыела иде. Уен барышында Федор Смоловнның берничә һөҗүме хәтердә калды. Ләкин кыска вакыт эчендә җыела алмавы аркасында, туп кермәде. Португалия уенчылары Пепе белән Бруну Алвеш кына эше аз булды, аларга кадәр туп барып та җитмәде диярлек.
Икенче таймда Россия уянды, көчле, ә кайбер вакытта кырыс хөҗүмнәр ясый башлады. Максат ничек тә уенны 1:1 белән төгәллисе. Нәтиҗәдә Португалия җыелмасы спортчысы - Герреро аягын сындыру куркынычы астында хастаханәдә китте. Россия җыелмасының өч уенчысы Денис Глушаков, Георгий Джикия, Александр Самедов «сары карточка» алды.
Уен буе яңгыр сибәләвенә карамастан, трибуналарда кызу иде. Туп көндәш капкасына таба барган саен, зал гөрләде. Соңыннан Криштиану Роналду, җанатарларның бу кыланмышы безгә басым ясады, дигән.
Роналду буенча гаепне Акинфеев тулысынча үз өстенә алган.
-Роналду тубы керүгә гаепнең 80 проценты минем өстә, - дигән ул. Сүз уңаеннан капкачы бу юлы ил җыелмасы өчен 100нче матын уйнады. Россия җыелмасы тренеры Станислав Черчесов сүзләренчә, бу уенда команда үз алдына куйган максат-бурычларны тулысынча үтәгән.
Комментарийлар