16+

Россия хөкүмәтендә иң бай түрә кем?

Россия хөкүмәте әгъзалары арасында иң бай түрә – сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров. 2021 ел нәтиҗәләре буенча ул 704 миллион сумнан артык акча эшләгән, дип хәбәр ителә Министрлар Кабинеты сайтында.

Бер ел элек, түрәләрнең керемнәре, чыгымнары һәм милке турындагы мәгълүматларга караганда, Мантуров шулай ук беренче урынны алган булган. Ул вакытта ул 740,4 миллион сум декларацияләгән. Шул рәвешле, министрның кереме 36 миллион сумга диярлек кимегән.

Документта хәбәр ителгәнчә, вице-премьерлар арасында иң күп акча эшләүче – 2021 елда Ерак Көнчыгышны кураторлык итүче Юрий Трутнев (392,6 миллион сум), бу 2020 елга караганда 10 тапкырга күбрәк, ул вакытта түрә 42,3 миллион сум декларацияләгән.

Россия Президенты Владимир Путин 2021 елда 10,2 миллион сум акча эшләгән. Шулай ук Путинның милке күрсәтелгән: Президентның 77 квадрат метр мәйданлы фатиры, 18 квадрат метр мәйданлы гаражы, ГАЗ М21 һәм «Нива» автомобиле, «Скиф» автомобиль прицепы бар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading