16+

Россия Президенты сайлаулары буенча үткәрелгән сораштыруның беренче нәтиҗәләре билгеле булды

КФУның конфликтология кафедрасы мөдире, КФУ каршындагы Экспертлар Советы җаваплы секретаре, сәясәт фәннәре докторы Андрей БольшаковТатарстанда Россия Президенты сайлаулары буенча үткәрелгән сораштыруның (экзитполның) беренче нәтиҗәләрен игълан итте.

КФУның конфликтология кафедрасы мөдире, КФУ каршындагы Экспертлар Советы җаваплы секретаре, сәясәт фәннәре докторы Андрей БольшаковТатарстанда Россия Президенты сайлаулары буенча үткәрелгән сораштыруның (экзитполның) беренче нәтиҗәләрен игълан итте.

Кагыйдә буларак, әлеге сораштыру сайлау көнне җәмәгать фикере фонды тарафыннан республиканың 58 участогында халык сайлап чыкканнан соң уздырыла. Участокларның 36 проценты  - Казанда, 47сы - республиканың башка шәһәрләрендә, 17 проценты авылларда урнашкан. Әлеге сораштыруда 13 500 кеше катнашкан. Сайлаучыларның 60-70 проценты сорауларга җавап бирергә теләк белдергән.

Әлеге сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Владимир Путинга сораштыруда катнашучыларның 80, 9 проценты тавыш биргән.      

Сергей Бабурин - 0,4 процент

Павел Грудинин - 10,1 процент

Владимир Жириновский - 4,5 процент

Владимир Путин - 80,9 процент

Ксения Собчак - 1,6 процент

Максим Сурайкин - 0,3 процент

Борис Титов - 0,4 процент

Григорий Явлинский - 0,9 процент

Бозылган бюллетеньнар - 0,9 процент

Сәясәт белгече әлеге нәтиҗәләрнең рәсми мәгълүмат булмавына да басым ясады. Ә сайлауның ахыргы нәтиҗәләре иртәгә билгеле булачагын хәбәр итте.  

Казан милли тикшеренү технологик университетының “Дәүләти, муниципаль идарә итү һәм социология” кафедрасы мөдире Андрей Тузиков: “Нәтиҗәләр көтелгән иде, чөнки алдынгы баскычларны биләгән Путин, Грудинин, Сурайкин, Жириновский – барысы да патриотик позицияләрдән чыгыш ясады”, - диде.
Тавыш бирүчеләрнең 44 проценты – пенсионерлар. Моннан тыш, сораштыру нәтиҗәләре халыкның 40 проценты тормышның яхшырачагына ышанычын күрсәтә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading