16+

Россиядә бушлай бирелүче дарулар исемлеген киңәйтәчәкләр

Бүгенге көндә реестрда 23 препарат исәпләнә.

Бүгенге көндә реестрда 23 препарат исәпләнә.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүчеләр өчен тагын сигез препаратны түләүсез дарулар исемлегенә кертте. Документ проекты җәмәгатьчелек фикер алышуы уза, дип хәбәр итә «Российская газета».

Бүгенге көндә реестрда 23 дару чарасы бар. Яңа исемлек буенча пациентлар препаратларны больницада гына түгел, ә хастаханәдән дәваланып чыкканнан соң да ала алачаклар, чөнки күпләр өйләренә кайткач, дару кабул итү турында онытып җибәрәләр.

Исегезгә төшерәбез, йөрәк өянәге булган яки йөрәк операциясе ясалган пациентлар өчен бушлай дарулар программасы 2020 елның кышында эшли башлады. Сәламәтлек саклау министры урынбасары Евгений Камкин сүзләренчә, ул эшли башлаганнан соң уңай үзгәрешләр сизелә, бу, беренче чиратта, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлүчеләр саны кимүе белән бәйле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading