16+

Россиядә иң күп хезмәт хакы кемнеке?

Россиядә иң күп хезмәт хакы түләнелә торган һөнәр ияләрен атаганнар. Әлеге мәгълүматлар буенча, безнең илдә нефть һәм газ өлкәсендә эшләүчеләр бу юнәлештә беренче урында икән.

Россиядә иң күп хезмәт хакы кемнеке?

Россиядә иң күп хезмәт хакы түләнелә торган һөнәр ияләрен атаганнар. Әлеге мәгълүматлар буенча, безнең илдә нефть һәм газ өлкәсендә эшләүчеләр бу юнәлештә беренче урында икән.

Нефтьчеләрнең хезмәт хакы 9,1 процентка кимесә дә, уртача 158 мең калган.

Икенче урында табак җитештерүчеләр. Бу өлкәдә эшләүчеләр ай саен кимендә 115,6 мең сум ала дип исәпләнә. Һава һәм космик транспорт өлкәсендәге предприятиеләрдә эшләүчеләр уртача101,1 мең сум ала. 2019 елның июне белән чагыштырганда, аларга хезмәт хакын 21,8 процентка кимрәк түләгәннәр.

Калган өлкәләрдә хезмәт хакы 100 меңнән азрак. Мисал өчен финансистлар һәм иминият компанияләрендә хезмәткәрләр 98,1 мең сум, файдалы казылмалар чыгару белән шөгыльләнүчеләр уртача 96,5 мең сум, балык тоту белән шөгыльләнүчеләр һәм эшкәртүчеләр 90,1 мең сум хезмәт хакы алган, дип яза “Российская газета”. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading