16+

Россиядә ике атналык карантин системасы кабат кертелә

Яңа чикләүләр коронавирусның “омикрон” штаммы ачыклану белән бәйле.

Яңа чикләүләр коронавирусның “омикрон” штаммы ачыклану белән бәйле.

2 декабрьдән Россиядә яңа коронавирус инфекциясенең “омикрон” штаммы таралу сәбәпле, ике атналык карантин кертелә. Карантин Көньяк Африка Республикасыннан һәм аның чикләрендәге илләрдә булучыларга кагыла. Бу хакта Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, бу чикләүләр берничә йөз гражданга кагылачак. Чөнки Россиядән Африка дәүләтенә туристларның оешкан төркемнәре, ил белән авиаэлемтәләр ябык булу сәбәпле, җибәрелми.

Башка илләрдән кайтканнарга карантинда утыру таләп ителмәячәк.  

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading