16+

Россиядә коронавирус омикрон-штаммының иң тиз тарала торган төре ачыкланган

Россиядә беренче тапкыр "омикрон"ның  "Кракен" атамасын алган мутациясе ачыкланган. Ул – коронавирусның башка омикрон-штаммнар белән чагыштырганда иң йогышлысы.

Россиядә беренче тапкыр "омикрон"ның  "Кракен" атамасын алган мутациясе ачыкланган. Ул – коронавирусның башка омикрон-штаммнар белән чагыштырганда иң йогышлысы.

Яңа мутантның атамасы, моряклар риваяте буенча, аларның корабларына һөҗүм иткән зур легендар диңгез аждаһасы хөрмәтенә аталган.
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының йогышлы авырулар буенча штаттан тыш баш белгече Владимир Чуланов "Российская газета"га сөйләгәнчә, омикронның бу варианты Европада әлегә күп түгел – гомуми санның якынча 2,5 проценты. Ә менә АКШта бу вариант күп штатларда өстенлек итә инде. Әлбәттә, ул безгә дә килде, чөнки чикләр ябылмаган.

Кракенның таралу потенциалы югары. Европа белгечләре фаразлары буенча, Европада ул инде февральдә киң таралырга мөмкин.
Үзлекләренә килгәндә, бу омикронның тагын бер төре. Беренче күзәтүләргә караганда, таралу тизлеге югарырак. Шул ук вакытта иң мөһиме, чит ил чыганакларына караганда, аңа каршы вакциналар эшли.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading