16+

Россиядә коронавирус йоктыручылар саны 14,2 меңгә арткан

Россиядә бүген коронавирус йоктыруның 14231 очрагы теркәлгән. Үлүчеләр саны 239, ә 7920 кеше савыгып хастаханәдән чыккан.

Россиядә коронавирус йоктыручылар саны 14,2 меңгә арткан

Россиядә бүген коронавирус йоктыруның 14231 очрагы теркәлгән. Үлүчеләр саны 239, ә 7920 кеше савыгып хастаханәдән чыккан.

“РИА Новости” хәбәр итүенчә, бүген яңа вирусны эләктерүчеләр Чукоткада гына теркәлмәгән. Чечня, Ненец автономия округында да бишәр кешедә генә яңа вирус ачыкланган.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, авыручыларның 1/4 дә диярлек бернинди дә билгеләр юк.

Гомумән алганда, Россиядә пандемия башланганнан бирле 1340409 кеше яңа коронавирус йоктыруы ачыкланган. Әлеге авыру нәтиҗәсендә 23205 кеше дөнья белән хушлашкан. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading