16+

Россиядә үлем җәзасын кире кайтару турында уйланалар

Конституция суды рәисе Зорькин җәзаның иң югары чарасын кире кайтаруны кире какмый.

Конституция суды рәисе Зорькин җәзаның иң югары чарасын кире кайтаруны кире какмый.

Киләчәктә безнең илдә үлем җәзасы кире кайтарылырга мөмкин. Мондый тәкъдимне Конституция суды рәисе Валерий Зорькин үзенең «Конституция гадел суды: процедура һәм мәгънә» китабында чыгарды.

Ул Конституция суды карары Россиядә үлем җәзасын кире кайтаруны кире какмый, дип аңлатты. Махсус рәвештә үтерүләр кебек җинаятьләр әле һаман безнең илдә чәчәк ата. Һәм әлегә мондый гамәлләр турында телгә алганда, катгый җәза куллану мәсьәләсе кискен тора. Соңгы тапкыр иң югары җәза чарасы 1996 елның сентябрендә кулланылган. Киләсе елга мораторий кертелде, чөнки бу Россиянең Ауропа Советына керүе өчен шарт булды.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading