16+

Россиядә самолётларда һәм поездларда QR-кодлар системасын кертергә мөмкиннәр

Россия хакимияте самолет һәм поезд пассажирлары өчен QR-код системасын кертергә мөмкин. Бу хакта РБК ике федераль түрәгә һәм транспорт өлкәсендәге чыганакларга сылтама белән хәбәр итә.

Россия хакимияте самолет һәм поезд пассажирлары өчен QR-код системасын кертергә мөмкин. Бу хакта РБК ике федераль түрәгә һәм транспорт өлкәсендәге чыганакларга сылтама белән хәбәр итә.

Билгеләп үтелгәнчә, хакимият транспортта QR-кодлар системасын эшләтеп җибәрүнең техник мөмкинлекләрен тикшерә.
Мондый карарны илдә вәзгыять катлауланган очракта кабул итәргә мөмкиннәр.

Транспорт тармагындагы чыганакларның берсе мәгълүматы буенча, хәзерге вакытта федераль ведомстволардан, Дәүләт Думасыннан һәм Федерация Советыннан тәкъдимнәр җыела, аны 15 ноябрьгә тәмамларга ниятлиләр.
Башка чыганак мәгълүматлары буенча, авиатранспортта QR-кодлар кертү мәсьәләсе актив тикшерелә, шул ук вакытта 2022 елның гыйнвар бәйрәмнәреннән соң.

Элегрәк Россия тимер юллары башлыгы урынбасары Евгений Чаркин дәүләттән тиешле күрсәтмәләр алган очракта тимер юл транспортында йөрү өчен QR-кодларны кертергә әзер булуы турында белдергән иде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading