16+

Россиядә язгы чакырылыш тәмамланды

Россия Оборона министрлыгы язгы чакырылышның тәмамлануы турында хәбәр итте.

Россия Оборона министрлыгы язгы чакырылышның тәмамлануы турында хәбәр итте.

Россиядә гражданнарны хәрби хезмәткә язгы чакырылыш тәмамланды, дип хәбәр иттеләр оборона министрлыгында. 147 меңгә якын егет Россия территориясе буенча гаскәрләрнең барлык төрләренә китәчәк.

"2023 елның язында гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру тәмамланды. РФ Президентының 2023 елның 30 мартындагы 220 номерлы Указына ярашлы рәвештә, быел яз көне хәрби хезмәтне үтү өчен РФ Кораллы Көчләренә һәм башка хәрби формированиеләргә 147 мең кеше чакырылган һәм җибәрелгән", — диелә хәбәрдә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading