16+

Россиялеләр Путинга ышанамы? ВЦИОМ сораштыруы нинди нәтиҗә күрсәткән

ВЦИОМ сораштыруы күрсәткәнчә, россиялеләрнең 75 проценты Путинның эшен хуплый.

ВЦИОМ сораштыруы күрсәткәнчә, россиялеләрнең 75 проценты Путинның эшен хуплый.

Россия Президенты Владимир Путинга россиялеләрнең 78,9 проценты ышана, аның эшчәнлеген 74,7 проценты хуплый. Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) нәтиҗәләре әнә шуны күрсәтә. 

Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге сайтында басылган мәгълүматларга караганда, Путинга ышанулары турында россиялеләрнең 78,9%ы белдергән. Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустинга 61,6% кеше ышана. Шулай ук илебездә яшәүчеләрнең ышанычын яулаган лидерлар арасында КПРФ башлыгы Геннадий Зюганов (34,4%) һәм "Гадел Россия" фракциясе башлыгы хакыйкать өчен!" башлыгы Сергей Миронов (26,8%)
РФ Президентының эшчәнлеген сораштыруда катнашучыларның 74,7% хуплый, хөкүмәтнең эшчәнлеген 48,7%, Хөкүмәт Рәисен 52,1% хуплый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading