16+

Россиялеләрнең 81%ы Россия Президентының эшчәнелеген уңай бәяли

Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге үзенең сайтында партияләр рейтингын, сәясәтчеләр, дәүләт институтларының эшчәнлегенә карата россиялеләрнең бәясен бастырган, дип яза wciom.ru

Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге үзенең сайтында партияләр рейтингын, сәясәтчеләр, дәүләт институтларының эшчәнлегенә карата россиялеләрнең бәясен бастырган, дип яза wciom.ru

«Бердәм Россия» партиясенең электрон рейтингы берничә ай буена 47-49 процент тирәсендә тирбәлә. ЛДПР исә - 12,0, Коммунистлар партиясе - 9,5, «Гадел Россия» - 4,4 процент. Сәясәтчеләр рейтингында лидерлыкны Владимир Путин саклый. Соңгы ике атнада әлеге күрсәткеч - 48,1 процент. Беренче өчлеккә Сергей Шойгу (16,6) һәм Дмитрий Медведев (14,9) кергән. Президент эшчәнлеген уңай бәяләү күрсәткече ярты ел буена саклана - 81,1 процент.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading