"Общественное мнение" фонды тикшеренүләреннән күренгәнчә, Россия Президенты сайлауларында россиялеләрнең өчтән ике өлеше Владимир Путин өчен тавыш бирергә әзер, дип яза РИА-Новости.
Сораштыру 4-5 ноябрь көнәрендә илнең 73 төбәгендә урнашкан 207 торак пунктында уздырылган. Респондентларның 68 проценты Путин өчен тавыш бирергә теләвен әйткән, 7 проценты – ЛДПР лидеры Владимир Жириновский, а 4 проценты – КПРФ җитәкчесе Геннадий Зюганов өчен. 1әр процент тавышны "Яблоко" партиясеннән Григорий Явлинский белән телевидение алып баручысы Ксения Собчак алган булыр иде. 7 процент халык кем өчен тавыш бирәчәген әйтә алмаган.
Комментарийлар