16+

Россиянең бер төбәгендә торак йортта газ шартлаган

Үлүчеләр саны тугызга кадәр арткан. Алар арасында дүрт бала да бар. Йортның җимерелгән өлеше астында җиде кеше, шул исәптән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәренең үле гәүдәсе дә табылган.

Үлүчеләр саны тугызга кадәр арткан. Алар арасында дүрт бала да бар. Йортның җимерелгән өлеше астында җиде кеше, шул исәптән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәренең үле гәүдәсе дә табылган.

Губернатор Валерий Лимаренко хәбәр иткәнчә, биш катлы йортның өлешчә җимерелүе аркасында үлүчеләр саны тугыз кешегә кадәр арткан. Алар арасында дүрт бала бар. «Зыян күрүчеләр табылганчы, эзләүләрне туктатмаячакбыз», — дип вәгъдә итте төбәк җитәкчесе.

Лимаренко сүзләренчә, Тымов районы мэриясендә узган киңәшмәдә тораксыз калган кешеләрне барларга, аларны кирәкле әйберләр белән тәэмин итәргә һәм матди ярдәм түләргә кушылган.

 «Интерфакс» язганча, хәрабәләрне аралау эшләре барышында җиде кешене  тапканнар. Алар арасында гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре дә бар, ул өемнәрне сүткәндә яраланган. 
Шартлау бүген 13:05 сәгатьтә (05:05 Мәскәү вакыты буенча) Тымовское бистәсендәге торак йортта була. Җирле администрация мәгълүматларына караганда, вакыйганың сәбәпләре- газ баллоннарын дөрес кулланмау һәм саклау. Өй газлаштырылмаган. Шартлау аркасында йортның биш каты җимерелгән. Сахалин губернаторы Лимаренко сүзләренә караганда, бу подъездда барлыгы 33 кеше яшәгән.

Тикшерү комитеты «саксызлык аркасында ике һәм аннан да күбрәк кешегә үлем китерү» маддәсе буенча җинаять эше ачкан.

Фото: РФ Тикшерү комитеты

Фото: СК РФ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading