16+

Россиянең көньягында аэропортлар үз эшен вакытлыча туктатып торды

Очышлар зонасы имин түгел дип танылды.

Очышлар зонасы имин түгел дип танылды.

Россиянең көньягындагы кайбер аэропортларның эше, шул исәптән Краснодар, Сочи һәм Анапа 2 мартка кадәр туктатылган. Бу хакта Интерфакс хәбәр итә.
Очышлар өчен зона гражданлык һава суднолары һәм пассажирлар өчен имин түгел дип танылды. Билгеләп үтелгәнчә, билетларны кире кайтару яки очып китү вакытын күчерү мәсьәләләре буенча авиакомпаниягә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Исегезгә төшерәбез, моңарчы Россия президенты Донбасста махсус хәрби операция уздыру турында игълан итте. Путин сүзләренчә, операциянең сәбәбе "сигез ел дәвамында Киев режимы ягыннан геноцидка дучар булган" төбәк халкын яклау.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading