16+

Россияне туристлар иң тыныч ил дип саный

Ростуризм мәгълүматларына караганда, соңгы елда чит илдән Россиягә ял итәргә килүчеләрнең саны егерме процентка арткан. Безгә иң күп турист Азия белән Көньяк Европадан килә.

Ростуризм мәгълүматларына караганда, соңгы елда чит илдән Россиягә ял итәргә килүчеләрнең саны егерме процентка арткан. Безгә иң күп турист Азия белән Көньяк Европадан килә.

Ростуризм башлыгы Сергей Коренев "Известия"гә биргән әңгәмәсендә, узган елны Россиядә 27 миллион турист булган, футбол буенча дөнья чемпионаты узасы 2018 елда аларның саны 1,5 миллионга артачак, дип белдергән. Туристларның сүзләренә караганда, аларны Россия куркынычсыз ил булуы белән җәлеп итә икән. Аннан кала, аларны бәя, сервис, сәяхәтнең эчтәлеге дә кызыксындыра.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading