16+

Росстат: Татарстанда айлык үлем очраклары янә арткан

Быелның сентябрь ае өчен Татарстанда үлүчеләр саны билгеле булды.

Быелның сентябрь ае өчен Татарстанда үлүчеләр саны билгеле булды.

Росстат мәгълүматлары буенча, бу айда узган елның сентябре белән чагыштырганда 555 кешегә күбрәк үлгән. Искәртеп узабыз, августта үлүчеләр саны узган елгы күрсәткечтән шулай ук артып киткән иде.

Әйтик, быелның сентябрендә республикада 4 097 кеше үлгән, 2019 елның сентябрендә бу сан 3 542 кеше булган. Сентябрьдә коронавирус инфекциясеннән 73 хаста үлгән, 14 кешенең нәкь менә әлеге чирдән вафат булуы билгеле, 20 кешенең үлеменең төп сәбәбе буларак бу чир күздә тотыла, әмма вирус булуын раслау өчен өстәмә медицина тикшеренүләре үткәрергә кирәк. 13 мәрхүмнең коронавирус белән авыруы билгеле булган, әмма аларның башка хроник авырулар белән дә интегүе билгеле, һәм  ковид үлемне тизләтүгә китергән. 26 кешенең үлүләренең төп сәбәбе ковид булмаган.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading