16+

Ростуризм башлыгы Чечняга һәм Дагыстанга чартерлар җибәрелүе турында әйтте

Ростуризм башлыгы Зарина Догузова язгы-җәйге сезонда төбәкләргә  чартер программасын эшләтеп җибәрү турында җентекләп сөйләде. Бу хакта ведомство җитәкчесе ТАСС матбугат конференциясендә хәбәр итте.

Ростуризм башлыгы Зарина Догузова язгы-җәйге сезонда төбәкләргә  чартер программасын эшләтеп җибәрү турында җентекләп сөйләде. Бу хакта ведомство җитәкчесе ТАСС матбугат конференциясендә хәбәр итте.

Апрель аенда Казанга чартерлар барлыкка киләчәк, шулай ук Төмәнгә очышлар дәвам итәчәк. Җәен Алтай краена һәм Алтай Республикасына, Сахалинга, Камчаткага һәм Карелия Республикасына рейслар җибәреләчәк.

Моннан тыш, быел Кавказга: Чечняга һәм Дагыстанга бюджет рейслары барлыкка киләчәк. Догузова сүзләренчә, чартерлар Мәскәүдән генә түгел, мәсәлән, Красноярскидан Алтайга, ә Владивосток шәһәреннән Камчаткага очарга мөмкин булачак.

Элегрәк апрельдә Россия Президенты Владимир Путин хөкүмәткә Ерак Көнчыгыш өчен туристлык кешбэгын ике тапкырга күтәрүне сорады. Аның сүзләренчә, бу төбәккә бару арзанрак булсын өчен шартлар тудырырга кирәк. Хәзерге вакытта Россия буенча кешбэк суммасы 20 мең сумнан артмый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading