16+

Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыр фестиваленә гаризалар кабул ителә

Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыр фестиваленең яшь башкаручылар конкурсына гаризалар кабул итү 1 апрельга кадәр дәвам итә.

Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыр фестиваленең яшь башкаручылар конкурсына гаризалар кабул итү 1 апрельга кадәр дәвам итә.

Быел сайлап алу турлары ике шәһәрдә үткәрелә: 11 апрельдә - Уфада һәм 13,14 апрельдә - Казанда.
Яшь җырчылар "халыкчан башкару", "академик җырлау", "эстрада", "вокаль ансамбль" юнәлешләрендә талантларын күрсәтәчәк. Абруйлы жюрины быел исә дөньякүләм танылган җырчы Ринат Ибраһимов җитәкли.

Күп еллар дәвамында конкурсның җюри рәисе булган Илһам Шакиров та Ваһапов фестиваленнән читтә калмый. Киләчәктә ул конкурсның мактаулы рәисе булачак.

Җиңүчеләр тантаналы рәвештә 15 майда Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Ваһапов фестиваленең гала-концертында игълан ителәчәк.

Конкурска кагылышлы тулырак мәгълүматны Ваһапов фестиваленең рәсми төркемендә табарга була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading