16+

Рөстәм Миңнеханов «ЕлАЗ»да «ELAZ-BL» экскаватор-төягеч җыю линиясен ачуда катнашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Алабуга муниципаль районында "ЕлАЗ" җәмгыятендә "ELAZ-BL" экскаватор-төягеч җыю конвейерны эшләтеп җибәрү тантанасында катнашты, дип хәбәр итә Татар-информ.

"ЕлАЗ" җәмгыятендә эшләнүче 880 һәм 888 модельле "ELAZ-BL" экскаватор-төягече сәнәгать, юл, төзелеш, карьердарда эшләү һәм коммуналь хуҗалыкта төзекләндерү эшләрендә һәм икътисадның башка тармакларында куллану өчен каралган.
Экскаватор-төягечләрне серияле җитештерү тулаем циклда 2017 ел башында оештырылган. Проектка 330 млн гомуми инвестиция кертелә. Линиянең җитештерү куәте елына 500 данә техника тәшкил итә.

"Бүген без төрек маркалы экскаватор-төягечнең яңа җитештерү линиясен ачабыз, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бу заманча югары нәтиҗәле җитештерү һәм Россия базарында бик кирәкле продукт".

Рөстәм Миңнеханов ил җитәкчелегенең чит илдә эшләнгән товарларны үзебезнекенә алыштыруга зур игътибар бирүен һәм төрек партнерлары һәм "ЕлаЗ" предприятиесе белән эшләүдә әлеге проектның 75 процентка кадәр тормышка ашуын билгеләп үтте.

"Әле бу гына түгел дип уйлыйм. Алга таба башка җиһазлар җитештерү мөмкинлеге дә бар, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бүген без ихтыяҗ булган продуктның чынлыкта монда җитештерелүен күрдек".

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading