16+

Рөстәм Миңнеханов: «Коррупция вирусы белән өлкәдәге структура вәкилләре генә түгел, ә бизнес өлкәсе дә зарарланган»

Бүген Казанда коррупциягә каршы стандартлар булдыру һәм аларны куллануга багышланган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция уздырыла. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чараның пленар утырышында катнашты, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Бүген Казанда коррупциягә каршы стандартлар булдыру һәм аларны куллануга багышланган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция уздырыла. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чараның пленар утырышында катнашты, дип хәбәр итә "Татар-информ".


Россия Федерациясе Президенты Администрациясе, федераль министрлыклар һәм ведомстволар, илебез субъектлары дәүләт органнары вәкилләре, коррупциягә каршы эшне өйрәнүче әйдәп баручы галимнәрнең чакыруыбызны кабул итүе бик сөенечле, дип сүз башлады республика лидеры.

"Хәзерге заман шартларында икътисад, көндәшлекне үстерү, инвестицияле проектларны тормышка ашыру өчен шартлар тудыру, инновацияле сәнәгатькә йөз тотып эшләү актуаль. Әмма коррупциянең таралу зурлыгын исәпкә алсак, бу күренеш белән көрәшү өчен өстәмә ысуллар кулланырга кирәк. Ул гражданнарның да, безнең дәүләт партнерларының да ышанычын югалта. Коррупция вирусы белән өлкәдәге структура вәкилләре генә түгел, ә бизнес өлкәсе дә зарарланган", - ди Рөстәм Миңнеханов.

Бу мәсьәләне чишү өчен, катгый ысуллар куллану мөһим, ди республика җитәкчесе.

"Татарстанда бу эш инде башланды. Предприятиеләр уставларына һәм хезмәт килешүенә үзгәрешләр кертелде. Моннан тыш, 2014 елдан алып, республиканың эре компанияләре коррупциягә каршы сәясәт нигезендә, стандартлар кабул итте. Татарстан - инновацияле үсеш юлыннан салмак кына баручы төбәк. Безнең предприятиеләрнең оешкан төстә эшләве икътисадның әйдәп баручы юнәлешләрендә яхшы күрсәткечләргә ирешергә ярдәм итә", - диде Рөстәм Миңнеханов һәм субъектның узган ел ирешкән икътисади уңышлары белән таныштырды.

"Югары технологияле җитештерүне үстерү, инвестицияләрне җәлеп итү - инде берничә ел өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Без көндәшлеккә чыдам булырга, дәүләткә файда китерә торган, халыкка уңайлы тормыш бирә торган нәтиҗәле икътисад төзергә омтылабыз. Ил күләмендә куркыныч янаган коррупция шартларында бу бурычларны үтәү мөмкин түгел. Әлеге эшнең мөһимлеген аңлаганга, Татарстан 2005 елда ук коррупциягә каршы көрәш стратегиясен булдырды һәм шуны тормышка ашыра. Аның төп юнәлешләре дип дәүләт идарәсен үтәкүренмәле итүне, күпчелек дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне стандартлаштыруны, дәүләт органнары эшчәнлеген контрольдә тотуга җәмәгатьчелекне җәлеп итүне атарга мөмкин", - диде республика җитәкчесе Татарстанда булган ысуллар белән таныштырып.

Коррупциягә каршы көрәштә "Ачык Татарстан" порталының эшчәнлеген дә югары бәяләде Рөстәм Миңнеханов һәм халыкның сәяси грамоталылыгын арттыру өчен республикада төрле тапшырулар эшләнелүен, журналистлар арасында конкурслар үткәрелүен дә билгеләп үтте.

"Безнең бурыч - коррупциягә каршы мөмкин булган барлык ысулларны да кулланып көрәшү", - дип нәтиҗә ясады Рөстәм Миңнеханов һәм конференциядә катнашучыларга уңышлар теләде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading