16+

Рөстәм Миңнеханов: "Кызуланырга кирәк"

Узган атна ахырында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Балтач, Кукмара һәм Саба районнарында булды.

Рөстәм Миңнеханов: "Кызуланырга кирәк"

Узган атна ахырында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Балтач, Кукмара һәм Саба районнарында булды.

Биредә ул кыр эшләренең барышы һәм төрле дәүләт программалары үтәлеше белән танышты, дип хәбәр итә республика башлыгы матбугат хезмәте.

Балтач районының Иске Салавыч авылының бәрәңгы басуы янында республика лидеры Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин авыл хуҗалыгы предприятиеләре вәкилләре белән очрашу үткәрде.

Район башлыгы хәбәр иткәнчә, Балтачта бөртеклеләр 34,1 мең гектарда чәчелгән. Аның 77 проценты, ягъни 26,2 мең гектар мәйдандагысы җыеп алынган, уртача уңыш - гектарыннан 39,4 центнер.

Бәрәңгене шушы көннәрдә казый башлаганнар. Быел "икенче икмәк" 245 гектарда утыртылган, бер гектардан 200 центнер уңыш алу көтелә, барлыгы 5 мең тонна бәрәңге җыярга исәпли балтачлылар.

Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, алдагы көннәрдә игенчеләргә кызу темпларда эшләргә тиешлеген искәртеп үтте. Аның фикеренчә, көннәр аяз торудан файдаланып, якын арада уңыш җыюны төгәлләргә кирәк.

Сүз уңаеннан, узган шимбәдә хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстанда бөртекле культураларны җыю эшенең 78 проценты тәмамланган, 1,2 миллион гектар кыр эшкәртелгән булуын хәбәр итте. Күрсәтелгән мәйданнардан республика игенчеләре 4,2 миллион тоннадан артык ашлык суктырган.

Әхмәтов сүзләренчә, быел Татарстан кырларында бер гектардан алынган уртача уңыш, 22 процентка артып, 34,7 центнерга кадәр җиткән. Әмма начар һава торышы һәм еш яңгырлар яву сәбәпле, урып-җыю эшләрендә максималь җитештерүчәнлекне тәэмин итеп булмый. Шул ук вакытта гомуми ашлык күләме бүгенге көндә 4,2 миллион тонна, дип исәпләнә.

- Күп кенә районнар һәм хуҗалыклар, августтагы уңайлы һава торышыннан файдаланып, югары нәтиҗәле эш барышын оештырды. Шуның аркасында бүген Зәй, Сарман, Нурлат, Чистай һәм Саба районнары югары күрсәткечкә ия, - дип билгеләп үтте авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы.

Шулай ук Әхмәтов хәбәр иткәнчә, хәзер бөртеклеләрне - якынча 340 мең гектардан, рапс культураларын 45 мең гектардан җыеп алырга кирәк. Ә сентябрь-октябрь айларында 210 мең гектар мәйданда утыртылган кукуруз һәм көнбагыш уңышын аласы бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading