16+

Рөстәм Миңнеханов Минтимер Шәймиевка кайгы уртаклашу телеграммасы юллаган

Минтимер Шәймиевның бертуган апасы Дөргалия Шәрип кызы вафат булды.

Минтимер Шәймиевның бертуган апасы Дөргалия Шәрип кызы вафат булды.

Татарстан Републикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевның бертуган апасы Дөргалия Шәрип кызының вафаты белән бәйле кайгысын уртаклашу сүзләре белән телеграмма юллаган. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дөргалия Шәрип кызы Фәрдиева 96 яшендә 2017 елның 3 гыйнварында вафат булды.
"Хөрмәтле Минтимер Шәрип улы! Сезнең бертуган апагыз Дөргалия Шәрип кызының вафаты белән бәйле кайгыгызны уртаклашам, - дип язылган телеграмма текстында. - Игътибарлы апа, кайгыртучан ана, тыл ветераны, гади хезмәт сөючән кеше - ул сугыш һәм сугыштан соңгы елларның михнәтләрен кичергән хатын-кызлар буыныннан иде. Безнең җәмгыять һәрвакыт шундый кешеләргә таянып торды. Ул, сезнең әтиегез, Шәрип абзыйның хөрмәткә лаеклы кызы иде. Дөргалия Шәрип кызын белгән һәркемнең күңелендә, аның белән бәйле бары якты истәлекләр генә сакланачак.
Туган җиренә тугры калып, Дөргалия ханым бөтен гомерен үз авылында дөньяның бар киңлеген тоеп яшәгән, һәркемгә ачык йөзле кеше иде. Туфрагы җиңел, урыны оҗмахта булсын.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов».

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading