16+

Рөстәм Миңнеханов митрополит Феофанны юбилее белән котлады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан митрополиясе башлыгы, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофанның 70 еллык юбилее уңаеннан оештырылган мәҗлесендә катнаша.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан митрополиясе башлыгы, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофанның 70 еллык юбилее уңаеннан оештырылган мәҗлесендә катнаша.

Юбиляр белән төшкән фотосын республика лидеры "Instagram"дагы үз битендә бастырган.

Бәйрәм чарасы Югары Ослан районындагы "Свияжские холмы" комплексында уза. Анда шулай ук РФ Президентының Идел Буе Федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һәм Рус Православие Чиркәве архиерейлары катнаша.
Исегезгә төшерәбез, Мәскәү һәм Бөтен Русия Патриархы Кирилл Казан һәм Татарстан митрополиты Феофанны Иннокентий ордены белән бүләкләде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading