16+

Рөстәм Миңнеханов республика халкын "Каравон" бәйрәме белән котлады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын "Каровон" рус фольклор бәйрәме белән котлады.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын "Каровон" рус фольклор бәйрәме белән котлады.

"Чын күңелдән Сезне "Каровон" рус фольклор бәйрәме белән тәбриклим!
Тамырлары белән ерак үткәнгә тоташып, ул башлангычын Руское Никольское авылында Изге Николай көне алдыннан уздырылган әйлән-бәйлән, каравоннарыннан ала. Бүгенге көндә бәйрәм яңадан бөтен матурлыгы белән, җыр-уен иҗаты йолаларының уникаль үзенчәлекләрен саклап торгызыла.
Никольское гыйбадәтханәсендә кыңгырау чыңына "Кояш буенча" хәрәкәт ясап, "Каравон" боҗрасы анда катнашучыларга күңел җылылыгы бирә, рус халык мәдәниятенә бәйлелекнең кабатланмас хисләрен бүләк итә", - диелгән Татарстан лидеры котлавында.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүген әлеге бәйрәмне республикадан читтә дә беләләр. Бу Татарстанның күпмилләтле халкы һәм Россиянең төрле почмакларыннан килгән кунаклары өчен күптән көтелгән вакыйга, дип белдерде ул.
«Быелгы "Каравон" һәм XXV нче рус фольклоры фестивале рус халкының төп рухи кыйммәтләрен саклауга тиешле өлеш кертәчәгенә ышанам. Киләчәктә дә ул тынычлыкны ныгытуга һәм Татарстанның күпмилләтле халкын берләштерүгә хезмәт итсен!» - дип тәмамлады тәбрикләвен Рөстәм Миңнеханов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading