16+

Рөстәм Миңнеханов “Салават күпере” комплексындагы йортларны торгызуны тизләтергә кушты

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәренең Киров районына керүче «Салават Күпере» торак комплексында булды, дип хәбәр итә "Татар-информ" агентлыгы.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәренең Киров районына керүче «Салават Күпере» торак комплексында булды, дип хәбәр итә "Татар-информ" агентлыгы.

Татарстан Президентын торак комплексында төзелүче объектларның төп этаплары белән таныштырдылар, күпкатлы торак йортларда баручы эшләр һәм файдалануга тапшыру сроклары турында сөйләделәр.
Рөстәм Миңнеханов һәм аны озатып йөрүчеләр 12, 11, 10, 13нче кварталларны карады. Объектларның бер өлеше югары әзерлек дәрәҗәсендә.
Президент, аерым алганда, объектларда эшче кулларның җитәрлек күләмдә булмавын, шулай ук йортларны торгызуны тизләтү кирәклеген әйтте. Ул шулай ук «Салават Күпере» торак комплексында кайбер йортларны тапшыру сроклары сузылуын әйтеп үтте һәм бу уңайдан фатир көтүчеләрнең ризасызлыгы урынлы дип белдерде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading