16+

Рөстәм Миңнеханов табибларның ваемсызлыгына карата җинаять эшләре кузгатуны хуплады

2016 елда Татарстанда эшләүче табибларның ваемсызлыгы белән бәйле рәвештә 39 җинаять эше кузгатылган. Аларның 8е судка тапшырылган. Башка эшләр буенча башлангыч тикшерүләр дәвам итә. Әлеге мәгълүматларны бүген Россия Тикшерү комитеты Татарстан буенча идарәсенең йомгаклау коллегиясе утырышында ведомство башлыгы Павел Николаев җиткерде.

2016 елда Татарстанда эшләүче табибларның ваемсызлыгы белән бәйле рәвештә 39 җинаять эше кузгатылган. Аларның 8е судка тапшырылган. Башка эшләр буенча башлангыч тикшерүләр дәвам итә. Әлеге мәгълүматларны бүген Россия Тикшерү комитеты Татарстан буенча идарәсенең йомгаклау коллегиясе утырышында ведомство башлыгы Павел Николаев җиткерде.

Ул бу очракларда пациент сәламәтлегенә зыян китерелгәнен һәм хәтта үлемгә дучар ителгәннәрен билгеләп узды. "Бу өлкәдә эш идарәдә махсус эксперт бүлекчәсе булдырылганнан соң активлашты. Экспертларның югары квалификациясе медицина ярдәме күрсәтүдә хилафлыклар һәм пациент үлеме арасында туры бәйләнешне ачыкларга мөмкинлек бирде. Экспертлар бүлекчәсе быел да үсешен дәвам итәчәк", - диде Павел Николаев.

Идарә җитәкчесе Татартанның Әгерҗе районындагы аянычны хәлне мисал итеп китерде. Әгерҗе Үзәк район хастаханәсендә пациент Алексеевның үлемен тикшерү барышында, фельдшер Хәсәнованың гаебе ачыкланган. Хәзер аның язмышын суд хәл итәчәк. Актаныш Үзәк район хастаханәсе акушер-гинекологы Закирҗанова һәм хастаханәнең баш табибы урынбасары Хөсәенова пациент Габдуллина алдында һөнәри вазифаларын үтәмәгән, һәм хәзерге вакытта аларга карата да гаепләү карары чыккан. Азнакай хастаханәсендә терапевт Метальников ялгыш диагноз куйган, нәтиҗәдә пациент Гыйниятуллин вафат булган. Табибка карата җинаять эше суд карамагында.

Утырышта катнашкан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз вазифаларын тиешенчә үтәмәгән табибларга карата җинаять эшләрен тикшерү белән шөгыльләнүне хуплады. "Республика сәламәтлек саклау системасы үсешенә җитди игътибар юнәлтә һәм без моннан сыйфатлы хезмәтләр күрсәтелүен көтәбез. Кеше үзен табиб кулына тапшырып, аларның үз бурычларын үтәвенә җаваплы каравына исәп тотарга хокуклы. Сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләренең ваемсызлыгы белән бәйле 40 лап факт теркәлгән, бу җәмгыятьтә кискен тискәре реакция уята. Ведомствоның бу төр җинаятьләрне тикшерүен хуплыйм. Хокук сакчылары медицина хезмәткәрләренең үз бурычларына салкын каравына игътибарлы булырга тиеш, чөнки моның аркасында кешеләр сәламәтлеген, ә кайчак гомерен дә югалта", - дип искәртте Татарстан Президенты.


"Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading