16+

Рөстәм Миңнеханов татар зиратындагы җинаятьне ачыклауны контрольгә алырга кушты

Татарстанда узган елда җинаятьләрне ачыклау дәрәҗәсе артса да, киң яңгыраш алган кайбер җинаятьләрнең эзенә төшүгә ирешелми кала. Бу хакта бүген Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Татарстанда узган елда җинаятьләрне ачыклау дәрәҗәсе артса да, киң яңгыраш алган кайбер җинаятьләрнең эзенә төшүгә ирешелми кала. Бу хакта бүген Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Республика җитәкчесе моңа мисал итеп, август аенда Казанда татар зиратында кабер ташларын җимерү белән бәйле вандализм фактын китерде. "Татар зиратында вандализм фактын ачыклауның чарасын күрү зарур. Мондый җинаятьләр каршылыклы чыгышларга китерергә мөмкин. Милләтара һәм конфессияара татулык - безнең зур кыйммәтебез һәм конкурентлы өстенлегебез. Без беркемгә вазгыятьне какшатуга ирек бирмячәкбез һәм аның тотрыклылыгын бетерүгә теләсә нинди омтылышларга катгый киртә куячакбыз", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Искәртеп үтик, 8 нче сентябрь көнне Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе "Промышленный" полиция бүлегенең дежур частена Яңа Татар бистәсе зираты администрациясеннән 100ләп кабер ташын җимерү турында хәбәр килгән. Бу факт буенча РФ ҖК 244 маддәсенең 2 нче часте ("Мәрхүмнәрне һәм алар җирләнгән урынны мыскыллау") билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган. Әлегәчә җинаятьне кылуда гаеплеләр табылмаган.

Президент Интернет челтәрендә экстремистик күренешләрнең саны арта баруына игътибарны юнәлтте. "Террорчылар белән берләшеп, алар өчен финанс чыганагы булган радикаль һәм криминаль группировкалар эшчәнлегенә киртә кую юнәлешендә хокук саклау органнарына эшне көчәйтергә кирәк. Халыкара террорчылык структураларына яңа кешеләр өстәлүенә чик кую зарур. Хокук саклау органнары, муниципалитетлар, гражданнар җәмгыяте институтларының милләтара һәм конфессияара тынычлык юнәлешендә бердәмлеген ныгыту зарур. Бу комплекслы мөһим эш", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading