16+

Рөстәм Миңнеханов: Уңышны югалтуларсыз җыеп алырга кирәк

Урып-җыю эшләре барышында, Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама, Нурлат, Яңа Чишмә районнарына эшлекле сәфәр кылды. Татарстан күп кенә икътисади күрсәткечләр буенча лидерлар рәтендә, шул исәптән авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә алда бара.

Урып-җыю эшләре барышында, Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама, Нурлат, Яңа Чишмә районнарына эшлекле сәфәр кылды. Татарстан күп кенә икътисади күрсәткечләр буенча лидерлар рәтендә, шул исәптән авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә алда бара.

Нурлат районының Караул Тавы һәм Түбән Каманың Югары Уратма авылларында 100,200 кешегә исәпләнгән мәдәнияӑт йортлары ачылды. Әлеге объектлар "Авыл клублары" республика Президенты программасы буенча салынганнар. Нурлатта мәдәният йортын төзү өчен бюджеттан 13,2 миллион сум бүлеп бирелгән булса, Түбән Камадагы объектка 11 миллион сарыф ителгән. Татарстан авылларында быел барлыгы 42 мәдәният йорты ачылыр дип көтелә. Рөстәм Миңнеханов "Авыл клублары" программасының республикада инде дүртенче ел тормышка ашырылуын искәртеп узды. Программа кысаларында һәр муниципаль районда берәр клуб сафка бастырылган.

- Республикада утызлап программа тормышка ашырыла, аларның күбесе эшли, шул исәптән авыл халкы өчен. Безнең нигез - ул җир, әлеге җирдә яшәүче һәм эшләүче кешеләр, ә безнең бурыч - алар өчен шәһәрдә булган шартлар тудыру, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Яңа Чишмә районының Черемухово Бистәсендә Татарстан лидеры яңа мәктәп төзелешен карады. Әлеге мәктәп республика казнасыннан финансланган 56, 43 миллон сум, федераль бюджеттан бүленгән 14,3 миллион сум акчага төзелә. 100 балага исәпләнгән мәктәп быел 1 сентябргә ишекләрен ачар дип көтелә. Республика президенты программасы кысаларында Татарстанда ел дәвамында барлыгы 13 мәктәп сафка басар дип ниятләнә.Икътисади шартларга карамастан, республикада бюджет хисабыннан башкарыла торган 30 уникаль президент программасы эшләвен дәвам итә.

Сәфәргә нәтиҗәләр ясап, Рөстәм Миңнеханов:

- Әлбәттә, без күбрәкне көткән идек. Әмма урып-җыю эшләре бөтен җирдә башланган, техника эшли, ягулык бар, кешеләрнең кәефе күтәренке. Социаль объект, мәктәп, мәдәният йортлары, юллар төзү билгеләнгән план буенча бара. Мин бик канәгать, - дип белдерде. Ә көзге уңышка килгәндә, Татарстан лидеры фаразлавынча республикада быел 3,5-3,8 миллион тонна ашлык җыеп алырга исәплиләр.

- Бездә терлек азыгы бар, яшел масса һәм кукуруз да җитәрлек, шикәр чөгендере уңышы да яхшы булырга тиеш. Әлбәттә, боларның барысын да югалтуларсыз җыеп алырга кирәк. Хәзер бөтенесе дә һава торышы һәм эшнең тизлегенә бәйле, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading