16+

Рөстәм Миңнехановка «Made in Tatarstan» порталын тәкъдим иттеләр

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов КНИТУ-КАИ да "Предприятиеләрнең инновацион үсеше - Татарстан Республикасы икътисадының көндәшлелеккә сәләтлелеген күтәрү нигезе" турындагы киңәшмәдә катнаша, дип хәбәр итә Татар-информ.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов КНИТУ-КАИ да "Предприятиеләрнең инновацион үсеше - Татарстан Республикасы икътисадының көндәшлелеккә сәләтлелеген күтәрү нигезе" турындагы киңәшмәдә катнаша, дип хәбәр итә Татар-информ.


Татарстан Премьер-министры урынбасары - Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов доклад белән чыгыш ясады.

Альберт Кәримов, киңәшмәдә катнашучыларга Татарстанның уңышлары турында искәртте, икътисад һәм сәнәгать үсеше, цифрлы ысуллар кертү һәм сәнәгатьне роботлаштыру, интернет-сәүдә базарына һ.б. өлкәләргә җентекләп тукталды.

Фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструктор эшләрен кертүнең заманча дәрәҗәсе түбән, - дип билгеләп үтә министр. Аның сүзләренчә, сораштырулар буенча 80 респондетның бары тик 6 сы гына дөньяда аналогы булмаган яңа продукция чыгарырга планлаштыра. Нәтиҗәләр предприятиеләрнең патент эшчәнлегенең дәрәҗәсе түбән булуын күрсәтә. Фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструктор эшләрен производствога кертү һәм ТРда патентларны теркәүнең иң зур өлешен Татнефть били, әмма быел аларның нәтиҗәләре дә берникадәр төшкән.

Киңәшмәдә катнашучыларга Татарстан продукциясен тышкы базарларга этәрү өчен «Made in Tatarstan» порталы презентацияләнде. Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы гамәлгә куйган сайтта республика сәнәгатенең 50 лидеры бар. Хәзер интернет-ресурс ике телдә (рус һәм инглиз) эшли.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading