16+

Рөстәм Миңнеханов Алабугада яшәүче 6 яшьлек малайның хыялын чынга ашырган

Татартсан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Теләкләр чыршысы" акциясендә катнашкан иде. Ул чыршыдан берьюлы өч баланың хыялы язылган открытканы алган иде.

Ә менә алар арасында Алабугада яшәүче алты яшьлек Данисның хыялы язылган открытка да булган. Аның чып-чын янгын сүндерү бүлегендә буласы килгән.

Бүген Данис әнисе һәм 4 яшьлек энесе Әмир белән хыялын тормышка ашырып кайткан. Аларны башта Алабуга администрациясенә чакырып кунак иткәннәр, баллы бүләкләр һәм «швед стенкасы» алу өчен сертификат биргәннәр.

Аннан алар бергәләп 75нче янгын коткару бүлегенә барып, экскурсиядә йөргәннәр. Малайга бүләк итеп янгын автобаскычының кечерәйтелгән копиясен һәм алтын төсендәге янгын сүндерүчеләр каскасы бүләк иткәннәр. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading