16+

Рөстәм Миңнеханов: «Депутатларның кайберләре – «пассажирлар»

“Казан мэры монда мине генә мактап утырмасын. Шушы эшне башкарды, дип, депутатны мактасын. Кайсы депутат үзе нәрсә эшләде? Алайса, депутатларның кайберләре депутат эшчәнлегендә “пассажир” булып кына бара”. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу сүзләрен Казан шәһәр Думасының 28 февральдә узган XXIVнче сессиясендә әйтте.

“Казан мэры монда мине генә мактап утырмасын. Шушы эшне башкарды, дип, депутатны мактасын. Кайсы депутат үзе нәрсә эшләде? Алайса, депутатларның кайберләре депутат эшчәнлегендә “пассажир” булып кына бара”. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу сүзләрен Казан шәһәр Думасының 28 февральдә узган XXIVнче сессиясендә әйтте.

– Киләсе елдагы хисап сессиясендә депутатлар эшенә 5 минут багышларбыз, – дип җавап кайтарды мэр Илсур Метшин.
– Юк! 5 минут аз, 15 минут кирәк, – дип, тәкъдим итте Президент.
– Республика өчен узган ел үзенең банк челтәре, өлешле төзелештә катнашып авыр хәлдә калганнар, аварияле йортлар мәсьәләләре, тышкы санкцияләрнең тискәре йогынтысы белән шактый четерекле булды, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Шуңа да карамастан, республика – әйдаман. Уңышларга ирешүебездә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм Россия хөкүмәтенең ярдәме зур. Казан авиация заводына ярдәм күрсәтелде, ун очкыч төзүгә заказ бирелде.

Казанның “Оргсинтез”, вертолет, электротехника, компрессорлар заводларын, моторлар төзү-җитештерү берләшмәсен мактап телгә алды.
– Казанның мөмкинлекләре зур, бу потенциалны сакларга кирәк, яңалар да килсен. Башкаланың тулаем продуктында кече һәм урта бизнес 38 процент өлешне били, бу – аз. Эшкуарлыкны үстерергә, аларга ярдәм итәргә кирәк. “Казан” агросәнәгать паркында хәзер 1200 эшкуар эшчәнлек алып бара. Татарстанда 38 программа гамәлгә ашырыла, – диде Президент. – Авыл җирлегендә юлларны, чишмәләрне төзекләндерү өчен үзара салым нигезендә акча җыела. Җыелган акчаның һәр 1 сумына дәүләт 4 сум өсти. Бюджет хисабына барлык социаль мәсьәләләрне дә тиз генә чишеп бетереп булмый. Казан бистәләрендә дә урамнарны яктырту өчен үзара салым нигезендә акча җыешу турында уйлашырга кирәктер, бәлки.  

Өлешле торак төзелешендә катнашып, авыр хәлдә калган кешеләр язмыш кочагында калдырылмаячак. Республиканың ярдәм фонды оештырылган.
– Казанда 549 кеше 90нан югары яшьтә. Әле 100 яшен тутырган Евдокия Михайловна Солдатованы котлап чыктык. Уллары һәм оныклары тәрбиясендә яши. Казанлыларның 49 проценты медицина хезмәте күрсәтү дәрәҗәсеннән канәгать түгел: сөйләшә белмибез, тупаслык, чиратлар, – дип әйтеп үтте Рөстәм Миңнеханов. – Казанда быел госпиталь ачыла.
Татарстан Президенты Көньяк Кореяның Пхенчхан шәһәрендә узган кышкы Олимпия уеннарында республика спортчыларының да дүрт медаль яулаганлыгын мактады.

– Футбол буенча дөнья чемпионаты – үзебезне дөньяга күрсәтеп калу өчен олы шанс. Казанның туристлык мөмкинлекләре зур. АКШның Россиядәге илчесе Джон Хантсман килде, шәһәрне, кешеләрне күрде. Башкалар килә, җылы сүзләр әйтәләр. Казан байрак булып ил киңлегендә югарыдан күренсен, – дип, шәһәр Думасы депутатларын халык мәнфәгатьләрен тагын да активрак кайгыртырга чакырды Президент Рөстәм Миңнеханов.
Казан мэры Илсур Метшин үзенең докладында 2018 елда башкалада 181 урам юлы, 439 ишегалды, 8 парк һәм сквер төзекләндереләчәген, март аенда төзекләндерүдән соң цирк эшли башлаячагын әйтте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading