16+

Рөстәм Миңнеханов «хәләл» продукцияләрнең җитештерү таләпләренә туры килү-килмәвен тикшерергә кушты

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "хәләл" тамгалы продукциянең җитештерү таләпләренә тәңгәллеген тикшерергә кушты. Татарстан Хөкүмәте Йортында узган шимбә киңәшмәсендә Рөстәм Миңнеханов шундый йөкләмә бирде, дип яза Татарстан Президенты матбугат хезмәте.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "хәләл" тамгалы продукциянең җитештерү таләпләренә тәңгәллеген тикшерергә кушты. Татарстан Хөкүмәте Йортында узган шимбә киңәшмәсендә Рөстәм Миңнеханов шундый йөкләмә бирде, дип яза Татарстан Президенты матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына һәм Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовка “хәләл” тамгалы продукциянең җитештерү таләпләренә туры килүен тикшерергә йөкләгән. “Хәләл” ризыклар мөселман традицияләре буенча җитештерелгән продукция, анда ярамаган компонентлар булу мөмкин түгел дип искәрткән ул.

Тикшерү оештыруга "Челны-мясо" (Татарстанның Тукай районы) оешмасы дуңгыз итеннән ясалган продуктка "хәләл" тамгасы куеп чыгару сәбәп булган.

    "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы "Челны-мясо" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең "хәләл" этикеткасы белән сатуга дуңгыз ите чыгаруы турында язганнан соң, Татарстанның хәләл стандарт комитеты "Челны-мясо"га карата чаралар күргән. Әлеге факт буенча мәгълүмат ачыкланып беткәнче, Хәләл стандарт комитеты "Челны-мясо" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять җитәкчелегенә хәләл продукция җитештерүне туктатып торырга кушкан һәм предприятиегә биргән "Хәләл" Сертификатын гамәлдән чыгарып торуы турында хәбәр иткән.

Киңәшмә барышында Рөстәм Миңнеханов "хәләл" тамгасы дөреслеккә туры килми, чөнки дуңгыз ите хәләл була алмый, дигән. Ул "хәләл" кебек продуктларны сертификацияләүгә җитдирәк карарга чакырган.

Рөстәм Миңнеханов республикада хәләл базарының төрле юнәлешләре, шул исәптән азык-төлек товарлары базарында да, актив үсешен алуын искә төшергән.  

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading