16+

Рөстәм Миңнеханов: «Мин сезнең җан-фәрманга узышуларыгызны кызыгып карап торам»

Республикабызда 2 мең кеше спортның картинг төре белән шөгыльләнә. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсендә узган җәйдә картинг узышларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты әлеге чарада.

Рөстәм Миңнеханов: «Мин сезнең җан-фәрманга узышуларыгызны кызыгып карап торам»

Республикабызда 2 мең кеше спортның картинг төре белән шөгыльләнә. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсендә узган җәйдә картинг узышларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты әлеге чарада.

- Картинг - спортның кирәкле һәм әһәмиятле төре. Тагын да мөһиме - республикада спортның бу төрендә массакүләмлеккә ирешелде - 2 мең кеше картинг белән шөгыльләнә. Үскәч, автоспортка китмәсәгез дә, түгәрәкләрдә алган тәҗрибәгез тормышта кирәк булачак, чөнки, картинг ул чын машина кебек, - дип сәламләде ул картингистларны.

Президент Рөстәм Миңнеханов үзе дә автоспорт остасы, “машина җене” кагылган кеше бит.
- Мин сезнең картингларда җан-фәрманга узышуларыгызга кызыгып карап торам, - дип, күңел халәтен дә әйтте Президент Рөстәм Миңеханов.

Президент бер төркем яшь картингистларга - кубоклар, ә Татарстан Республикасы автомобиль спорты федерациясенең трассалар буенча комитеты рәисе Евгений Шафрановка “Фидакарь хезмәт өчен” медале тапшырды.

Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов үзенең чыгышында республикада спортны, шул исәптән, картингны үстерүгә зур игътибар бирелүен әйтеп үтте. Республика премьер-министры урынбасары - Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров:”Картинг - киләчәккә тәгәрмәч ул”, - дисә, спорт министры Владимир Леонов татар телендә картингистларны алга - җиңүләргә барырга өндәде.

- Картингта ахыргы булып килгән кеше дә чын җиңүче ул, - диде Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов. - Кеше курыкмыйча картинг узышына чыккан икән, димәк, ул инде үзенең курку хисен җиңгән. Быел җиңмәгән икән, киләсе елда җиңәчәк.
“Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы генераль директоры Айрат Зарипов: ”Шулкадәр күп балаларның картинг белән шөгыльләнүенә сөенәм”, - дип, спортта уңышлар теләде.

- Картинг ул спорт кына түгел. Һәр дәрестә җаваплылык хисе тәрбияләнә, руль артында игътибарлы булу кирәклеген өйрәнәсез. Үсеп, автомобиль руле артына утыргач та, игътибарлы һәм белемле йөртүчеләр булачаксыз. Шушы белемнәргә өйрәтүче укытучы-тренерларга рәхмәт! - диде республиканың ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Линар Габдерахманов.  

Узышларда беренче урынны алган җиңүчеләр:

Филипп Мурашко, Захар Каргинов, Клим Никонов, Данил Телепов, Аркадий Попов (Чаллы), Мурад Зыятдинов, Илья Нутов, Николай Фролов, Роман Шафранов (Казан), Егор Митрофанов (Лениногрск), Илнар Галимов, Динар Дәминов (Саба), Искәндәр Романов (Әлмәт).
Тулы исемлек белән республиканың ЮХИДИ идарәсе сайтында танышырга мөмкин.


Фото: president.tatar.ru

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading