Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шәһәр һәм район башлыкларына, предприятие һәм оешма җитәкчеләренә, хокук тәртибе органнарына, Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенә (Роспотребнадзор) мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте учреждениеләрендә ковидка каршы чаралар үткәрүгә контрольне көчәйтергә кушты.