16+

Рөстәм Миңнеханов Олимпиадада бронза медаль алуга өлеш кертүчеләрне котлады

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Чаңгы федерациясе президенты Елена Вяльбе, “Динамо” Физкультура-спорт җәмгыяте дәүләт оешмасы рәисе Әсгать Сәфәров, Татарстанның Чаңгы ярышлары һәм биатлон федерациясе президенты Илшат Фәрдиев, Идел буе Физкультура, спорт һәм туризм академиясе ректоры Юсуп Якупов, 4 нче Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең тренер-укытучысы Владимир Махалов һәм спортчы Андрей Ларьков исеменә котлау телеграммасы юллады.

Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Андрей Ларьковның Олимпия бүләге - 50 км чаңгы ярышында бронза медаль яулавы белән котлыйм, - диелгән телеграммада. - Бу - гаять катлаулы, "корольләр" дистанциясе, һәм лаеклы урын алу - иң югары техник осталык, көчне дөрес куллану, искиткеч ныклык, чыдамлык һәм җиңү теләге булу дигән сүз.

Икенче урынны да Россия чаңгычысы Александр Большунов яулавы - шатлыклы күренеш. Андрей Ларьков, Александр Большунов, шулай ук Россиядә чаңгы спортын үстерүгә көч куючы профессионалларның күп еллар дәвамында тырышып эшләүләре үз җимешләрен бирә.

Сезгә бәхет, ныклы сәламәтлек, спортта уңышлар һәм Татарстанны, Россияне данлый торган яңа казанышларга ирешүегезне телим.

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов ", - диелгән котлау телеграммасында.

Татар-информ 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading