16+

Рөстәм Миңнеханов: «Озак яшәү өчен кеше актив яшәү рәвеше алып барырга тиеш»

Кайсы районда ГТО популяр, ә кайда аның нәрсә икәнен дә белмиләр?

Рөстәм Миңнеханов: «Озак яшәү өчен кеше актив яшәү рәвеше алып барырга тиеш»

Кайсы районда ГТО популяр, ә кайда аның нәрсә икәнен дә белмиләр?

ГТОны популярлаштыру буенча Татарстанда кайсы район иң артта булуы билгеле булды. Әлеге исемлекне бүген республиканың Спорт министрлыгының коллегия утырышында тармак министры Владимир Леонов яңгыратты.
Аның сүзләренчә, республиканың Тукай, Спас, Саба, Арча, Кукмара районнарында ГТОны популярлаштыру буенча зур эшләр алып барыла. Ә менә Чистай, Баулы, Лениногорск, Лаеш районнары исемлекнең ахырында урнашкан.

Билгеле инде, районнарда спортны популярлаштыруда төп рольне спорт идарәләре җитәкчеләре, кадрлар зур роль уйный. Әмма район җирлекләрендә аларга кытлык. 2017 елда районнардагы физик культура һәм спорт идарәләрендә барлыгы 5, 2018 елда 15, ә 2019 елда 21 җитәкче алышынган.
Спорт өлкәсендә кадрларны саклап калу, аларны районнардагы спорт мәктәпләренә җәлеп итү өчен 2020 елда матди кызыксындыру чаралары каралган. Мисал өчен, спорт мәктәпләрендә эшли торган яшь белгечләргә 20 мең сум күләмендә бер тапкыр ярдәм күрсәтеләчәк. Спортчылар ярышларда яисә тренировкаларда катнашу өчен йөргән командировкалар өчен түләү нормалары да 14-21 процентка арттырылачак.

Алдынгы спортчыларның стипендиясе исә 20 процентка үсәр дип планлаштырыла.
"Спортта авыр. Нәтиҗә я бар, яисә юк. Нәтиҗә юк икән, тырышыбрак эшләргә кирәк. Хәзер Татарстанда 1,5 млн кеше спортка җәлеп ителгән. Максат - аларның санын 2 млн га җиткерү. Президентыбыз Владимир Путин илдә яшәү озынлыгын 78 яшькә җиткерү бурычы куйды. Ул болай гына булмый. Кеше актив яшәү рәвеше алып барырга тиеш", - ди Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. Моның өчен ул шартлар тудырырга, халыкның матди ягын кайгыртырга кирәк икәнен дә билгеләп узды.

Лилия Ломанова

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading