16+

Рөстәм Миңнеханов «Шереметьево»дагы авиаһәлакәттән соң кайгы уртаклашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Sukhoi Superjet 100 очкычы һәлакәткә очрау сәбәпле кайгы уртаклашты.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Sukhoi Superjet 100 очкычы һәлакәткә очрау сәбәпле кайгы уртаклашты.

“Шереметьеводагы һәлакәттә якыннарын һәм туганнарын югалткан кешеләрнең авыр кайгысын уртаклашам...”, - дип язган Рөстәм Миңнеханов үзенең Instagram-аккаунтында.

Әлеге сервисны кулланучылар да үз комментарийларын калдырган. “Күз яшьләрен тыеп булмый... Кайгырабыз”, “Барысына да түземлек...”, “Коточкыч фаҗига!” дип язганнар.

    Мәскәү аэропортында һәлакәткә юлыккан Sukhoi Superjet 100 авиалайнерының бортында булган 78 пассажир һәм экипаж әгъзасыннан 37 кеше исән калган.

    Һава аланы хезмәтендәге чыганак хәбәр итүенчә, югары тизлеге аркасында самолет беренче тапкырдан җиргә утыра алмаган. Ә икенче тапкырында автоматикасы сафтан чыгу сәбәпле, өч мәртәбә полосага бәрелгән. Ватылган арткы шассиларының кыйпылчыклары двигательгә эләккән һәм ут капкан. Соңыннан ялкын фюзеляжның арткы өлешенә күчкән.

Татар-информ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading