16+

Рөстәм Миңнеханов Тәлгать Абдуллинны эшеннән азат итте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Дәүләт торак фонды җитәкчесе Тәлгать Абдуллинны эшеннән азат итте.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Дәүләт торак фонды җитәкчесе Тәлгать Абдуллинны эшеннән азат итте.

Бу турыда журналистларга Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте, дип яза Татар-информ.

"Бүген Татарстан Президенты Боерыгы белән Тәлгать Абдуллин, башка эшкә күчү сәбәпле, Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры вазифасыннан азат ителде", - диде Лилия Галимова.

"Тәлгать Абдуллинның зур тәҗрибәсен исәпкә алып, аңа башка вазифа тәкъдим ителәчәк. Бу турыда өстәмә хәбәр итәрбез", - дип әйтте Кремльнең рәсми вәкиле.

Тәлгать Абдуллин Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фондын 1997 елдан бирле җитәкләде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт торак фонды җитәкчесе итеп Марат Зариповны билгеләде. Бу турыда Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading