16+

Рөстәм Миңнеханов яңа форматтагы "Үлемсез полк" акциясендә катнашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Үлемсез полк» акциясенең яңа форматында катнашты.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Үлемсез полк» акциясенең яңа форматында катнашты.

Ул социаль челтәрләрдәге аватарына әтисенең абыйсы Галимҗан Миңнехановның фотосын урнаштырган.

«Үлемсез полк» – бүген Җиңү көненең иң якты символы. Кызганычка, быел аны гадәти форматта үткәреп булмаячак. Ләкин безнең һәрберебез үз Героеның фотосын автомобильдә яки, мәсәлән, социаль челтәрләрдә урнаштырып, искә ала ала! Без аларның батырлыгын мәңге истә тотачакбыз! Бөек Җиңү Көне белән!» – дип язган республика җитәкчесе телеграмдагы каналында.

Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнехановның әтисенең абыйсы Мәскәү өчен сугышта һәлак булган. Ул Мәскәү өлкәсенең Руз шәһәр округы Сухарево авылында солдатлар каберлегендә җирләнгән.

Чыганак - "Татар-информ"

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading