16+

Рөстәм Миңнеханов: «Яшьләр авылга кайтып эшләсен өчен, мотивация булдырырга кирәк»

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә белдергәнчә, махсус ярдәм, мотивация чараларыннан башка, яшь белгечләр авылга эшкә кайтмаячак. Бу хакта республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә белдергәнчә, махсус ярдәм, мотивация чараларыннан башка, яшь белгечләр авылга эшкә кайтмаячак. Бу хакта республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

– Авылга кайтып эшләсен өчен, яшьләрдә мотивация булдырырга кирәк, – дигән Рөстәм Миңнеханов.

Президент Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, республиканың югары уку йортлары вәкилләреннән торган эшче төркем булдырырга кушкан. Алар ветеринар, зоотехник, агроном һәм башка белгечләрне һөнәри әзерләү мәсьәләләре белән шөгыльләнергә тиеш. 

Шуннан соң бу төркем белгечләрне авылга җәлеп итү өчен чаралар комплексы эшләячәк.

– Лаеклы хезмәт хакы, дәүләт ярдәме юк икән, бернәрсә дә булмаячак. Соцпакет, торак белән тәэмин итү, комплекслы ярдәм кирәк. Агроном, ветеринария табибы юк икән, авылда ничек эшләргә соң? Яшьләр, 15 мең сум хезмәт хакына риза булып, авылда калмаячак. Шуны аңларга кирәк, – ди Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты, шәһәрдән белгечләр җәлеп итәргә тырышканчы, авыл яшьләрен тиешле һөнәргә өйрәтү җиңелрәк икәнлеген билгеләп үтте.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    15мен булса эшлэр иде эле, сыер савучы мескеннэр аена 6-7мен ала, иртэнге 3 тэ кузен ачып эшкэ чаба саз жыра, сасысын оенэ алып кайта

    • аватар Без имени

      0

      0

      СЫЕРЛАРЫ БУЛСА СОВХОЗДА....ТАРАТЫП БЕТЕРДЕЛЭР ИЧ СОВХОЗЛАРНЫ....ФЕРМАЛАР БЕТТЕ...Э БАСУЛАРДА АЛАБУТА УСЭ

      Мөһим

      loading