16+

Рөстәм Нәбиев Килиманджаро тавына менгәннән соң үзенең хәле турында сөйләде

Кайбер массакүләм мәгълүмат чараларында Килиманджарога менгәннән соң блогер Рөстәм Нәбиев яшәү белән үлем арасында калган, дигән хәбәрләр пәйда булган.

Кайбер массакүләм мәгълүмат чараларында Килиманджарога менгәннән соң блогер Рөстәм Нәбиев яшәү белән үлем арасында калган, дигән хәбәрләр пәйда булган.

Социаль челтәрдәге сәхифәсендә ул аркасының бик каты авыртуы һәм температурасының күтәрелүе турында язган. Ләкин җирле табиблар аңа тиз арада ярдәм иткән.

«Хәзер барысы да яхшы, рәхмәт! 15 декабрьдә өйгә кайтырга уйлыйм», - дип җавап биргән ул «Башинформ» журналистына.

Искәртеп узабыз, Рөстәм Нәбиев Килиманджаро тавы башына Башкортстанның әләмен кадады. Экспедиция 2 декабрьдән 8 декабрьгә кадәр дәвам иткән. 8 декабрьдә 4.30 сәгатьтә ул инде Килиманджаро түбәсендә – Африка континентының иң югары ноктасында – 5 895 метр биеклегендәге Ухуруда басып торган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading