Казан футболчылары өченче матч рәттән гол кертә алмый.
Бүген Казанның “Рубин” футболчылары Самарада “Крылья Советов” командасы белән очрашты. Уен тигез исәпкә төгәлләнде – 0:0.
Әлеге очрашуда иң яхшы уенчы булып Казан командасы капкачысы Юрий Дюпинның танылуы очраклы түгел – бүген ул кыр хуҗалары капкага туры китереп типкән 7 тупны тота алды һәм капкасын “коры” калдырды. Бу сезонда Дюпин барлыгы 7 “коры матч” уздырды. Сүз уңаеннан, "Крылья Советов" капкасын бу уенда Казанда шактый еллар уйнап киткән Сергей Рыжиков саклады.
Россия Премьер-лигасында беренче әйләнеш төгәлләнде. Соңгы өч уенны 0:0 исәбенә төгәлләгән һәм 8 уенда гол кертә алмаган “Рубин” командасы исәбендә 17 очко бар. “Рубин” чемпионатта иң аз гол керткән команда: 11 уенга – 8 гол.
Казан командасы әлегә 11нче урында бара.
Комментарийлар