16+

“Рубин” клубы Иван Игнатьев белән килешү төзеде

20 яшьлек һөҗүмче Казанда 2024 елга кадәр уйнарга җыена. “Краснодар” командасы футболчысы Иван Игнатьев “Рубин”га күченде.

20 яшьлек һөҗүмче Казанда 2024 елга кадәр уйнарга җыена. “Краснодар” командасы футболчысы Иван Игнатьев “Рубин”га күченде.

Бу хакта соңгы берничә көндә имеш-мимешләр йөргән булса, бүген Казан клубы  матбугат хезмәте бу хакта рәсми рәвештә хәбәр итте.
Иван Игнатьевка – 20 яшь. Аның белән килешү 2024 елның 30 маена кадәр исәпләнгән. Бу сезонда Игнатьев ил чемпионатында 13 матчта уйнап, 4 туп кертте һәм голга китергән нәтиҗәле пас бирде.

Гомумән алганда аның “Краснодар” составында 54 матч уздырганы булды һәм аларда 17 гол кертте.
– Әлегә кадәр “Краснодар” клубында гына уйнадым. Нидер үзгәртергә вакыт җитте. “Рубин”га бик яхшы тренер килде. Һәм ул бик яхшы команда төзер дип уйлыйм. Команданың бүгенге турнир таблицасындагы урыны канәгатьләнерлек түгел. Әмма аны төзәтеп булачак, – дип сөйләгән Иван Игнатьев Казанга килгәч.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading